~ Бу сайтта ~
 

~ Хәбәрләр ~

 
~ ТАТАРХИТ ~
~ ТОР 10 ~

~ Кибет ~

main

~ Календарь ~

Hosted by uCoz

~ Һава торышы ~

~ Валюта ~

~ On-line ~

~ Реклама ~

 

 

 

>>>>>

 
 
 

2006

           "Oskar-records" компаниясендә Илсөя Бәдретдинваның "Тыелган җыр" альбомы дөнья курде.

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

 

2006

           "Аерылмагыз" җырын белмәгән кеше юктыр. Җырның авторы, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Чулпан Зинатуллина хәзер үз җырларын үзе җырлый башлаган. "Яна гасыр"дагы "Җиде йолдыз"да үзенең "Печән өсте" җыры белән уңышлы гына катнашып килә ул.

             Озакламый Чулпанның яңа альбомы да дөнья күрәчәк.

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

 

2005

           "Диолог Мюзик" студиясендә Ринат Вәлиев һәм җыр-бию ансамбле солистлары Раил Миңнегулов белән Резидә Әһмәтшина башкаруында яздырылган халык җырларыннан Бәйрәм такмаклары дигән икенче аудио-альбом чыккан. "Диалог мюзик" әлеге альбомның караоке версиясен дә эшләгән.

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

2005

           Зөлфия Шакированың ТЫҢЛА ЙӨРӘК ТИБЕШЕМ” дип исемләнгән өр-яңа аудио җыентыгы дөнья күрде. Монда Җәвит Шакиров сүзләренә Зөлфия язган көйләрдән генә торган җырлар тупланган.

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

2005

           Композитор Мөхтәр Минһаҗев белән аның хатыны Зөлфия Мәдәният университетына читтән торып укырга кергәннәр.

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

2005

           Нәфкать Нигъмәтуллин беренче разрядлы чангычы. Яшь чагында спорт залда гер, вес, 113 килограмлы штанга күтәргән. Керәшкән, волейбол уйнаган, хәттә бокс та читтә калмаган. Безнең Казанда йөгергеч махсус парклар юк, дип зарлана ул. Бик сирәк кенә Уникска тренажер залына баргалый. Тик яңа фатирга күчкәч кенә, ул абонемент алып, янындагы фитнес клубка йөрергә исәпләп тора.

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

2005

            Асылъяр быел Мәдәният һәм Сәнгать университетының икенче курсын тәмамлаган. Җырлар яздыра, клипта тешә. Калган вакыты туган ягы Лаеш районы Имәнкискә авылында, әти-әнисе янында үткәрә. >>>>>>

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

2005

           Татар эстрадасында Алия исемле җырчы барлыкка килде, кызның фамилиясе Хәмзина дөрес уйладыгыз, нәк үзе атаклы мәзәкче Алмаз Хәмзиның кызы. Алия 1981 елның 1 гыйнварында  дөньяга килгән, кәҗәмегез. Презентыбыз Минтимер Шаймиев, Салават Фатхетдинов белән бер айда тууы белән горурлана. Яраткан артистлары: Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Марая Пери. Казан музыка училишасында Алия дүрт ел укый, анда биергә, грим салырга, сәхнә тоту осталыгына өйрәнә. Быел Казан  Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать Академиясенең  "Хор" бүлеген тәмамлый, дерижёр. Кыскасы Алия уку ягынан утны суны һәм бакыр тробаларны кичкән. Зур сәхнәдә беренче тапкыр Мәскәүдә 2002 нче елны "Заман" егетләре белән бергә  Татар диаспорасы өчен чыгыш ясый. Җырлырга музыкасын узе яза, бары тик узенә ошаган җырларны башкара!

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

2005

           Монан берничә ел элек Казанда Рәссәй һәм Татарстаның халык артисткасы Зилә Сингатуллинаның җырлавы Франция хөкүмәте эшлеклесе Мишель Канны тәэсир итә. Шушы арада Зилә ханым Франциядә булып кайткан. Франциядә концертның бер бүлеге 40 минуттан артмаска тиеш ди. Киләсе елда уртак концерт эшләргә ниятлиләр. Мишель Кан исә Рөстәм Яхин әсәрләрен өйрәнергә хыяллана.

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

2005

           Тамашычы күңеленә Дәниф Шәрәфетдинов матур тавышлы мөләем тыйнак егет буларак керде. Күпләр Дәнифнең балачагын, ничек үскәнен беләсе киләдер. Дәниф гаиләдә төпчек, алар биш бала. Биш баланың дүртесе баянда уйный, җырлый, бииләр, арада бер Дәниф кенә җырчы булып китә. Ата кеше улының сәләтен күреп Казанга, җырчы Мингул Гәлиев класына, укырга алып бара, ләкин сагыну көчле булу сәбәпле 15 көннән кире авылга кайтаралар. 11-нче не тәмамлагач Дәниф Алабуганың Культура-агарту училищасына укырга керә. Дәнифнең иҗатына тукталып шуны әйтәсе килә, әти-әнисендә бер генә дә ауди касетысы юк икән, кайтарса да тормый алып чыгып китәләр ди.

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

2005

              Хәния Фәрхи Биктахированың кызларын үз концертында катнаштырырга теләге бар, әммә Габделфәт кызгана, саклый  ди. Бүгенге көндә олы кызлары Алия Иктисад университетының икенче курсын, кечкенәсе Алсу икенче сыйныфын тәмамлый. Кыскасы киләчәктә гаилә концертын карарга насыйп булсын.

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

2005

            Гөлнара Исмаева Мәскәү гомунитар университетының читән торып уку бүлеген тамамлаган, хазер шушы уку йортының Казандагы филиалында үзе студентларга белем бирә. Гөлнара икътисад һәм идәрә итү өлкәсендә эксперт-психолог. Мәскәүгә аспирантурага чакырылды. Көн саен мөгалимлек белән шөгеләнергә туры килгәч Гөлнараның җырга вакыты әзрәк, шулай да ул иҗатны ташларга җыенмый. Танылган рәссам Булат Гилфанов Гөлнара Исмаеваның сүрәтен ясаган. Бу аның Гөлнара белән инеде икенче эше, беренче картинаны Татарстан республикасының президенты Минтимер Шаймиев алган.  >>>>>>

~ ~ ~ ~ ~ ~ ~

2005 

       Зөфәр Хәйретдиновның шушы көннәрдә ШОМЫРТ САЛКЫННАРЫ” дигән яңа альбомы чыкты.  Бу җырчының сольный альбомы. Элек ул үзе иҗат иткән җырларның башка йолдызлар башкаруында чыгарган. Яңа альбомга кергән җырларның аранжировкаларын төрле музыкантлар эшләгән, арасында рус музыкантлары да бар. Башка милләт вәкилләре Татар моңын тоя ала микән? Иң мөһиме җырда, гармония булсын ди Зөфәр Хәйретдинов.

             Зәфәр Хәйретдиновның бу 11 нче альбомы булса, ә Илдар Хәкимовның “ОЧРАШУ” дигән исемле альбомы беренче дөнья күрде. Тәбрик итәбез!!!

Шайбу.инфо

 

~ SMS ~

~ Банер алышу ~

~ Статистика ~

 

Rambler's Top100 Rambler's Top100

Яндекс цитирования

Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

be number one

~ Иптәш сайтлар ~

Татарлар

БУЛМАС.РУ - Йолдызлар, эстрада, язучылар h.б.

Mubrik.tk сайтында татар мон,ы яши

>>>>>

~ Tat Net ~

ЗВЁЗДЫ
ТАТНЕТА

~ Реклама ~

 

 

 WMmail.ru - сервис почтовых рассылок

 Лучшая система раскрутки!

 

  Дизайны - ®Ruslan-Studio 2005

  Copyright - © 2005 "Idel-Kama"

Hosted by uCoz